Заман сулышы

60 мең сум акчасын туганы урлаган

Әлмәт полиция бүлегенең дежур частена 69 яшьлек пенсионер акчасы югалуын әйтеп мөрәҗәгать итә. Шәхси йортта ялгыз гына гомер кичерүче ханым 60 мең сум акчасын ышанычлы булсын гаражга куелган сандыкта саклавын сөйли. Беркөнне ул анда акчасының юкка чыгуына тап була. Полиция тикшерү барышында шикле кешене ачыклый. Ул пенсионерның 21 яшьлек ерак...

Әлмәт полиция бүлегенең дежур частена 69 яшьлек пенсионер акчасы югалуын әйтеп мөрәҗәгать итә. Шәхси йортта ялгыз гына гомер кичерүче ханым 60 мең сум акчасын ышанычлы булсын гаражга куелган сандыкта саклавын сөйли.
Беркөнне ул анда акчасының юкка чыгуына тап була. Полиция тикшерү барышында шикле кешене ачыклый. Ул пенсионерның 21 яшьлек ерак туганы булып чыга. Урлашуда гаепләнүче караклыгы өчен моңа кадәр өч тапкыр хөкем ителгән. Урлаган акчаның бер өлеше белән ул бурычын каплаган, калганына кәрәзле телефон алган.
www.almet-rt.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 60 тысяч
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: