Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

7 – 13 СЕНТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезнең максатларыгыз күп, шуңа да тәвәккәллерәк булыгыз. Башкаларга өметләнмәгез, барыбер ярдәм итмәячәкләр. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз, табигатькә чыгыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә эшегезгә дә, шәхси тормышыгызга да вакытны җиткерергә кирәк булачак. Иң мөһиме - са­быр булырга. Сез үз максатыгызга ирешә торган...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезнең максатларыгыз күп, шуңа да тәвәккәллерәк булыгыз. Башкаларга өметләнмәгез, барыбер ярдәм итмәячәкләр. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз, табигатькә чыгыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә эшегезгә дә, шәхси тормышыгызга да вакытны җиткерергә кирәк булачак. Иң мөһиме - са­быр булырга. Сез үз максатыгызга ирешә торган кеше. Якын кешегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, тагын нәрсә эшләргә икән инде дип утырсагыз, бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Кыенлыкларга бирешмәгез, сабыр булыгыз. Барысын да якын ала калсаң, чиргә генә сабышырга кала. Шуңа күрә тормышка җиңелрәк карагыз, күңелле вакытларны ешрак исегезгә төшерегез.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, сезгә тормышыгызга яңа үзгәрешләр кертергә вакыт. Бик үк төптән булмаса да, тормышыгызны яңачарак итәргә кирәк. Бу атнада буласы вакыйгалар тормышыгызга карашны үзгәртер. Үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да кайгырта башларсыз. Аларны аңлау уңышка беренче адым дигән сүз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сезнең бу атнада энергиягез ташып торыр. Тормышка яңача карый башларсыз. Яңа идеяләрне чынга ашыру белән шөгыльләнерсез. Ялгызларның шәхси тормышында мөһим үзгәрешләр көтелә, куркырга кирәкми.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада сезгә күп кенә мөһим проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Аларны якын кешегез белән киңәшләшеп хәл итегез. Хыялларга бирелеп дөрес юлдан тайпыла күрмәгез. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер. Парлылар мөнәсәбәтләрен рәсмиләш­терергә уйлаганчы яхшылап уйласын иде.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, атнаның беренче яртысын гаиләгезгә багышлагыз. Мәшәкатьләрне бергәләп хәл итегез. Эшегездә яңа идеяләргә бай булырсыз. Актив тормыш алып барырсыз. Берәр бизнес белән шөгыльләнә башлау да уңыш китерер. Бөтен нәрсәне дә тәртиптә тотар өчен башны эшләтергә кирәк.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сез әле һаман да ялгызмы, сөйгән ярыгызны эзлисезме? Бу атна нәкъ сезнең өчен уңышлы булачак. Тормышыгызда бер кеше пәйда булыр һәм аңа ямь биреп, йөрәгегезне яулар. Иң мөһиме: сезнең сайланып утырыр чак түгел инде.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, күңел төшен­келегенә бирелмәгез, югыйсә хата ясавыгыз ихтимал. Бу, бигрәк тә, шәхси тормышыгызга кагыла. Яраткан кешегезгә бөтен нәрсәне "сибеп", мөнәсәбәтләрегез бозылырга мөмкин. Барысын да кабат төзәтергә авыр булачак. Ялгызларга яңа очрашу-танышулар вәгъдә ителә.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, бу атна сезнең өчен бик җиңелләрдән булмас, мөгаен. Эшегездә дә, өйдә дә мәшәкатьләр җитәрлек булыр. Шулар аркасында күңел төшенкелегенә бирелерсез. Хезмәткәрләрегезгә һәм гаиләдәгеләргә авыр сүз әйтмәс өчен, алардан читтә йөрергә тырышыгыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегезгә карата игътибарлы булыгыз. Аңа сезнең кайгырту җитми. Сезгә ошамый торган яклары булса, барысын да уртага салып сөйләшегез, бәлки, уңай якка үзгәрер. Эшегездә уңышка ирешер өчен бернинди киртәләр булмас.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның атна башыннан кәефе булмас. Шулай да атна уртасына яхшырыр. Бөтен игътибарыгызны эшкә бирерсез, кәефсезләнеп утырырга вакытыгыз булмас. Тырышып эшләү нәтиҗәсендә финанс яктан яхшы гына керем дә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп

2
X