Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Күргәнегез бардыр, шәһәрдә берничә җирдә "Ышаныч тартмалары" урнаштырылган. Болар нәрсәгә инде, дип аптырап карап торгансыздыр да бардыр әле. Зилә Мөдәррисова Аңлатабыз: аларга ришвәтчелек фактлары, җитәкчеләрнең үз вазифаларын дөрес файдаланмавы турында язып сала аласыз."Ышаныч тартмалары" җирле администрациянең беренче катында, үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, хатын-кызлар консультациясендә, пенсия фонды, халыкны эш белән тәэмин...

Күргәнегез бардыр, шәһәрдә берничә җирдә "Ышаныч тартмалары" урнаштырылган. Болар нәрсәгә инде, дип аптырап карап торгансыздыр да бардыр әле.

Зилә Мөдәррисова

Аңлатабыз: аларга ришвәтчелек фактлары, җитәкчеләрнең үз вазифаларын дөрес файдаланмавы турында язып сала аласыз."Ышаныч тартмалары" җирле администрациянең беренче катында, үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, хатын-кызлар консультациясендә, пенсия фонды, халыкны эш белән тәэмин итү, мәгариф идарәләрендә, күп функцияле үзәктә урнашкан. Тартмалар һәр квартал саен тикшерелеп тора, әгәр берәр хәбәр булса, тиешле органнарга хәбәр ителә. .Аларны ачуның чираттагысы 5 декабрь көненә туры килде.

- Коррупциягә кагылышлы язу-кәгазьләр булганы юк әле, - ди аппарат Советы башлыгы ярдәмчесе Илдар Гобәйдуллин. - Бәлки, кеше аңлап та бетермидер, әлбәттә.

Бу юлы тартмаларның җидесе дә буш иде. Димәк, халык бу ысулны кулланмый.

Сез башка төрле юллардан файдалана аласыз, ришвәтчелек, коррупциянең башка төрләре хакында муниципалитетка: http // Lininogorsk.tatar.ru электрон сайтында теләкләрегезне юллый аласыз, яисә 5-03-19 телефоны буенча (эш көннәрендә) шалтырату мөмкинлеге бар.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев