Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Агроном, мал табибы – авыл өчен иң кирәге

«Уку йортларын тәмамлаганнан соң, туган якка кайтып, аны үстерү, туган төбәк бәхете өчен хезмәт итәрсез». Бу - Шөгер мәдәният йортында район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуда иң еш яңгыраган теләк иде. Хәзерге вакытта аграр тармакта эшләүче хезмәткәрләр олыгаеп бара. Алар урынына яшь, энергияле белгечләр кирәк. Тик андыйлар авылга кайтып...

«Уку йортларын тәмамлаганнан соң, туган якка кайтып, аны үстерү, туган төбәк бәхете өчен хезмәт итәрсез». Бу - Шөгер мәдәният йортында район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуда иң еш яңгыраган теләк иде.


Хәзерге вакытта аграр тармакта эшләүче хезмәткәрләр олыгаеп бара. Алар урынына яшь, энергияле белгечләр кирәк. Тик андыйлар авылга кайтып хезмәт итәргә атлыгып тормый шул. «Республика ел саен диярлек 3 мең белгечкә кытлык кичерә, - ди очрашуда катнашкан «Татагролизинг» җәмгыяте директорының урынбасары Рөстәм Гайнуллин. - Хәзер санкцияләр кертелгәч, җитештерүне үстерергә кирәк. Менә шул чакта кадрлар проблемасы үзен тагын да ныграк сиздерә», - ди ул.
Быел безнең район мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында сәләтле, Россия күләмендәге олимпиадада катнашып җиңүчеләр бар. Бу көнне уку елында химия, биология, география, технология фәне олимпиадаларында җиңүче һәм призерларны - алар барысы тугызау иде, сәхнәгә чакырып, Диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Авыл хуҗалыгы буенча укырга китүчеләре юк дисәк тә, берәм-сәрәм генә очраштыргалады. Тимәш мәктәбенең XI сыйныфында укучы Диләрә Исламова Казан аграр университетына юл тотарга тели.

Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 17 нче номер саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агроном