Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Аи-92 бензины бәясе рекордлы күрсәткечкә якынлашты

Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-92 бензинының бер тоннасына уртача бәя бүген 54 574 сум тәшкил иткән.

 

РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, бу 2018 елдан башлап күзәтү тарихында рекордлы күрсәткечкә бик якын дигән сүз.

Әлеге күрсәткеч алдагы көнгә карата 0,44 процентка кимегән. Шул ук вакытта, чәршәмбе көнне, 10 мартта, биржаның илкүләм индексы күрсәткече нигезендә, бер тонна өчен Аи-92 бензины 54 977 сумга җиткән – бу 2018 ел рекордына бик якын.

Индексның рекордлы күрсәткече 2018 елның маенда теркәлә, ул чакта бер тонна чимал 55 434 сум була. Аи-95 бензины югары дәрәҗәдә 2020 елның июлендә - 59 602 сум булган.

Россиядә бензинга биржа бәяләре декабрь ахырында актив үсә башлады. Узган елның соңгы сәүдә атнасында бер тонна АИ-92 - 5,4 (47 616 сум) һәм Аи-95 бензины 7,4 процентка (49 078 сум тәшкил иткән) арткан. Гыйнвар башында биржа бәяләре артуы дәвам итә һәм ай уртасында кимүгә күчкән. Март башында әкренләп үсеш башланды. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев