Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ак Барс" хоккей командасы елны җиңү белән башлады

"Ак Барс" - "Авангард" матчы казанлылар файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде.

Кичә Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда "Ак Барс" хоккей командасы Омскиның "Авангард"ына каршы уйнады. Елның беренче уенында Казан хоккейчылары 4:3 исәбе белән җиңү яулады.

"Ак Барс" капитаны Александр Свитов бүгенге матчта үзенең туган командасы "Авангард"ка каршы уйнады.

Беренче период. Алтынчы минутта 2019 елның беренче алкасын "Ак Барс" сакчысы Никита Лямкин кертте (1:0). Сигезенче минутта Роб Клинкхаммер "Ак Барс" өчен тагын бер алка кертте (2:0). Тугызынчы минутта Тэйлор Бек кертелгән алкасы белән "Авангард"ның артка калуын киметте (2:1).

Икенче период. Унбишенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Владислав Кара алка кертте (3:1). Унтугызынчы минутта 2007 - 2015 елларда "Ак Барс" командасында уйнаган хәзерге "Авангард" капитаны Евгений Медведев күпчелектә гол кертте (3:2).

Өченче период. Унҗиденче минутта "Авангард" хоккейчысы Вилле Покка исәпне тигезләштерде (3:3).

Өч периодтан соң исәп тигез калды, өстәмә вакыт - овертайм бирелде. Өстәмә вакытның икенче минутында Иржи Секач "Ак Барс" өчен алка кертте һәм команда җиңүгә иреште (4:3).

Командалар составы:

"Ак Барс":
Подъяпольский (Гарипов);
Постма – Педан, Секач – Ткачёв – Азеведо;
Лямкин – Батыршин, Зарипов – Основин – Галиев;
Марков – Яруллин, Лукоянов – Попов – Потапов;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

"Авангард":
Налимов (Бобков);
Франсон – Медведев, Широков – Зернов – Михеев;
Покка – Пивцакин, Стольберг – Деарне – Бек;
Чудинов – Березин, Галимов – Семёнов – Кошелев;
Бондарев, Яремчук – Фисенко – Манукян.

Киләсе уен 4 гыйнвар 17:00 сәгатьтә башлана. "Ак Барс" хоккей командасы "Татнефть-Арена" боз сараенда Уфаның "Салават Юлаев" командасын кабул итәчәк. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Фото: "Әлмәт таңнары" сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев