Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ак калфаклы»лар фольклор бәйрәме оештырды (32 ФОТО)

Алар җыр һәм моңга гына талантлы түгел, жор телле булуларын да күрсәтте. Халкыбызның онытылып бара торган уеннарын, мәкальләрен, табышмакларын, тизәйткечләрен оста итеп башкарды.

11 нче гимназиядә узган чара әлеге бинада тәрбияләнүче,  Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге  “Айсылу ”  балалар драма театрының чыгышы белән башланып китте. Түгәрәккә йөрүче егет-кызлар “Әни килде” спектаклен башкарып, үзләрен чын артистларча тоттылар.

 


Ә “Ак калфаклы”ларга килгәндә, алар  “Кичке уен”нан өзек куйдылар. Шулай ук  фольклор бәйрәменә очрашуга  килгән халыкны да кызыксындыра алдылар. Тамашачы җырлы-биюле уеннарда: “Сигезле”, “Тамчы”, “Түбәтәй”, “Кем тизрәк”тә бик теләп катнашты. 
Кичәне Зәй-Каратайлы Нәҗип һәм Нәсим Шәрифуллинарның гармун һәм тальян моңнары бизәде. Алар уйнаган көйләргә башкалар да кушылып җырлады.


Текст һәм фотолар авторы: Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев