Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Акыллы» программа Лениногорскида ничек эшли?

Татарстан юлларын, антирадар да билгели алмаслык, тизлек фиксаторлары белән җиһазландырганнар. Әлеге яңалыкны Казан программистлары эшләгән. «Автодория» системасы федераль дәрәҗәдә хупланган һәм хәзер аны Россиянең барлык регионнарына да кертергә җыеналар. Проект җитәкчесе Антон Куховаренко әйтеп узганча, система автомобильнең тизлеген конкрет урында гына билгеләми, ә аның юлда барганда уртача тизлеген ачыклый. «Автодория»...

Татарстан юлларын, антирадар да билгели алмаслык, тизлек фиксаторлары белән җиһазландырганнар.
Әлеге яңалыкны Казан программистлары эшләгән. «Автодория» системасы федераль дәрәҗәдә хупланган һәм хәзер аны Россиянең барлык регионнарына да кертергә җыеналар.
Проект җитәкчесе Антон Куховаренко әйтеп узганча, система автомобильнең тизлеген конкрет урында гына билгеләми, ә аның юлда барганда уртача тизлеген ачыклый.
«Автодория» махсус датчиклар ярдәмендә эшли. Эчке яктан компьютер белән җиһазландырылган әлеге «акыллы» видеокамера һәр километр саен республика трассаларында урнаштырылган инде. Датчиклар автомобильләрне фотога төшереп, аларның дәүләт номерларын ачыклый. Шуннан соң, ГЛОНАСС системасы фотоның ясалу вакытын һәм урынын билгели. Бер километр арадан соң шул ук процедураны икенче датчик кабатлый. Күрсәткечләрне чагыштыру һәм автомобильнең уртача тизлеген белү өчен, җыелган мәгълүмат исәпләү үзәгенә җибәрелә.
Шуннан соң программа тизлекне анализлый. Әгәр дә ул арттырылган булса, җыелган мәгълүмат ЮХИДИ идарәсенә җибәрелә, арттырылмаса - юкка чыгарыла.
Яңа технологияне сынау берничә ай дәвам итә. Барлыгы 16 комплекс урнаштырылган. Аның бер өлеше - Казанда, беркадәре М17 федераль трассасында һәм берсе Сокуры поселогында. Ел дәвамында системага күп төрле үзгәрешләр кертелгән һәм хәзер ул кызуда да, салкын көннәрдә дә, яңгырда да өзлексез эшләячәк.
«Татнефть» җәмгыяте предприятиеләре машина йөртүчеләренең моңа карашы ниндирәк соң? Аларның фикерләрен белештек.
Рафик Хәбибуллин, «Елховтранссервис» җәмгыяте машина йөртүчесе:
- Аварияле ситуациядән чыгу яисә юлда баручы машинаны узып китү өчен, кыска вакытка гына булса да, якынча 10 километрга тизлекне арттырырга туры килә. Әлеге тизлек шулай ук яңа система тарафыннан теркәлеп, машина йөртүченең тизлек тарихын бозачак, әлбәттә.
Рафаэль Хәсәнов, «АУТТ-3» җәмгыяте машина йөртүчесе:
- Кайвакыт тизлекне арттырырга туры килә инде. Әмма, минемчә, бу проблема тудырмаячак. Алда баручы машинаны узып киткәннән соң, тизлекне киметергә мөмкин.
Борис Остроумов, «Татнефть-ТрансСервисЕлабуга» җәмгыяте машина йөртүчесе:
- Юлда рөхсәт ителгән тизлекне саклау - тормыш кагыйдәсе ул. Машина йөртүчеләр моны яхшы аңлый. Әмма система проблема чыгуга да сәбәпче булачак. Еш кына юлда автоколонна бара торган тизлек белән хәрәкәт итәргә туры килә. Әкрен генә барсаң - зур йөк машиналары сине кыса башлый. Шунлыктан, аларга яраклашырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл