Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдагы көннәрдә Татарстанда буран көтелә

5 һәм 6 гыйнварда юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булачак.

5 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы, кар, иртән һәм көндез урыны белән көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә җил көньяк-көнчыгыштан, талгын исәчәк, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитә. Төнлә -8..-13, көндез -4..-9 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булачак. 

6 гыйнварда шулай ук болытлы, көндез аязучан болытлы һава була. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле кар явачак, кайбер районнарда буран була. Көндез күпчелек районнарда кар явуы көтелә.

Җил төнлә һәм иртән көньяк-көнчыгыштан, талгын, көндез төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һәм көндез -3..-8, көнбатыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.

 

Фото:http://pixabay.com/ 

https://tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев