Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдакчы корбаны булмагыз

Соңгы арада мошенниклар тик тормый, гади халыкны алдау юлларының төрлесен уйлап тора, телефоннан да, өйгә килеп тә. Җинаятьләрне профилактикалау максатыннан, ТР территориясендә кабат "Үзегезне алдатмагыз" дигән акция үткәрелә башлады. Җинаятьчеләр тарафыннан зыян күрүчеләргә полиция һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Шулай да хокук бозулар белән көрәшүнең иң яхшы ысулы - сезнең үз...

Соңгы арада мошенниклар тик тормый, гади халыкны алдау юлларының төрлесен уйлап тора, телефоннан да, өйгә килеп тә. Җинаятьләрне профилактикалау максатыннан, ТР территориясендә кабат "Үзегезне алдатмагыз" дигән акция үткәрелә башлады.

Җинаятьчеләр тарафыннан зыян күрүчеләргә полиция һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Шулай да хокук бозулар белән көрәшүнең иң яхшы ысулы - сезнең үз хокукларыгызны белүегез һәм сизгер-уяу булу.
Акча һәм кыйммәтле әйберләрегезне саклап калырга ярдәм итү өчен кайбер киңәшләр:
- акча отуыгыз хакында телефоныгызга sms-хәбәр килде, ди. Акча чыгарып салганчы уйлап карарга кирәк: чынлыкта, приз алу өчен сезнең тарафтан акча таләп ителмәскә тиеш бит.
- таныш түгел номердан шалтыратып, якыннарыгызның бәлагә очравы турында әйтәләр һәм проблеманы хәл итәргә акча сорыйлар. Мондый юл белән мошенниклар гына эш итә. Туганнарыгызга шалтыратып ачыкларга, белешергә кирәк.
- социаль хезмәткәрләр өегезгә килде. Ишекне ачканчы, аларны җибәргән оешмага шалтыратыгыз. Бу очракта алдакчылар борчыла, кыбырсый башлый, ә чын хезмәткәр хәлне аңлар.
- чит кешеләр өегезгә килеп, дару, медицина препаратлары яисә азык-төлек өстәмәләре (БАД) сатып алырга тәкъдим итә. Даруларны таратып йөрмиләр, алар даруханәләрдә, махсус урында сатыла. Ә кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Алдакчыларның корбаннары булсагыз, кичекмәстән полициягә "02" телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X