Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алиментыңны түдәмәсәң машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Тиздән алимент түләмәүчеләрне һәм юл кагыйдәләрен бозып штрафы булганнарны машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Яңа закон проекты нигезендә, 10 меңнән артыграк штрафы булганнарга әнә шундый хөкем кертергә җыеналар. Дөрес, беренче, икенче төркем инвалидларга бу кагыйдә кагылмас, мөгаен. Бурычын 90 көн эчендә түләүчеләр дә, бу җәзадан котыла алачак. Машина таныклыгыннан...

Тиздән алимент түләмәүчеләрне һәм юл кагыйдәләрен бозып штрафы булганнарны машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Яңа закон проекты нигезендә, 10 меңнән артыграк штрафы булганнарга әнә шундый хөкем кертергә җыеналар. Дөрес, беренче, икенче төркем инвалидларга бу кагыйдә кагылмас, мөгаен. Бурычын 90 көн эчендә түләүчеләр дә, бу җәзадан котыла алачак. Машина таныклыгыннан мәхрүм итүне суд хәл итәчәк.
Штрафын түләгән кешегә машина йөртү таныклыгын шунда ук кайтарырга вәгъдә итәләр. Әлеге закон проекты Россия Дәүләт Думасына инде тәкъдим ителгән. Үзгәреш, төзәтмәләр кертелеп закон кабул ителгән очракта, ул 2016 елның 15 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бу очракта Россия буенча 300 меңләп кеше машина йөртү таныклыксыз калырга мөмкин.
http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/12726-300-me%D2%A3l%D3%99p-keshe-mashina-y%D3%A9rt%D2%AF-tanyiklyikgyinnan-m%D3%99hr%D2%AFm-bula.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: права алименты