Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталы – таләпләр арта

Гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен бирелүче ана капиталы акчасын тоту буенча таләпләр үзгәрә, катгыйлана дисәң дә була. Сертификатны күп кеше торак йорт яки фатир сатып алу өчен куллана. Торак авария хәленә җиткән, тузган булмаска тиеш. Аның яшәргә яраклы икәне раслангач кына ана капиталы акчасын тотарга рөхсәт ителә.

Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге белгече Эльмира Шәрәфиева моннан тыш башка яңалыкларга да тукталды. Быел 29 мартта 256 нчы федераль законга үзгәрешләр кертелде. Эльмира ханым әйтүенчә, займнар бирүче оешмалар арасында торак тармагы үсеше бердәм институты барлыкка килде. Алар 225 нче федераль законга таянып эшли, ул 2015 елның 13 июлендә  кабул ителде.

Эльмира Шәрәфиева аңлатуынча, торак шартларын яхшырту өчен займнар, кредитларны дәүләт контролендәге банклардан алганда, аларны балага өч яшь тулганны көтмичә сертификат акчасы белән капларга мөмкин. Гаилә төзелеш эшләре алып барса,  аның өчен компенсациягә бала өч яшькә җиткәч кенә өметләнә ала. Турыдан-туры кем беләндер килешү төзеп фатир алган очракта да, сертификат акчасын куллану өчен сабыйның өч яшен тутыруын көтәргә туры килә.

2018 елдан башлап, балалар бакчасына түләгәндә дә, ниндидер чикләр билгеләнмәгән. Иң мөһиме – мәгариф оешмасының андый эшчәнлек алып барырга лицензиясе булуы кирәк. Сертификат акчасын беренче баланы укыту өчен дә тотарга рөхсәт ителә. Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән, бәләкәч яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасы ай саен өлешчә  биреп барыла. Аның өчен икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Бәби тугач та, Пенсия фонды бүлегенә барып гариза тапшырырга мөмкин. Бу түләүне исәпләгәндә, гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Инвалид балаларга кирәкле чараларны алу өчен киткән чыгымнарны шулай ук ана капиталы белән капларга мөмкин. Моның өчен бала шәхси тернәкләндерү һәм абилитация программасына кертелергә тиеш. Боларны балага өч яшь тулганчы эшләү мөмкинлеге бар.    

Ана капиталы акчасын алу өчен гаилә әгъзалары яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул эшне күп функцияле үзәкләр дә башкара. Дәүләт порталындагы шәхси кабинетта да гариза терки алалар, шуннан соң документларны Пенсия фонды бүлегенә биш көн эчендә тапшыру мөһим. Ана капиталы акчасының быелгы күләме – 453 мең 26 сум.

Фәния АРСЛАНОВА  

Ватаным Татарстан  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев