Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталына алмаш тапканнар

Дәүләт Думасында ана капиталын башка системага алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм милли ата-ана комитеты рәисе Ирина Волынец фикеренчә, маткапитал программасы үзен акламаган. Алар балалар 18 яшькә җиткәнче бер бала өчен 3 мең, ике балага 8, өч балага 15 мең сумлык...

Дәүләт Думасында ана капиталын башка системага алыштырырга тәкъдим иткәннәр.

Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм милли ата-ана комитеты рәисе Ирина Волынец фикеренчә, маткапитал программасы үзен акламаган. Алар балалар 18 яшькә җиткәнче бер бала өчен 3 мең, ике балага 8, өч балага 15 мең сумлык айлык пособие түләп барырга тәкъдим итә. Шулай ук биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләргә йорт төзү өчен коммуникацияләргә тоташтырылган җир участогы бүлеп бирү, җиде һәм аннан да күбрәк балалыларга өстәg "Газель" автомобиле дә бирергә тәкъдим ителә. Бу сорау Дәүләт Думасының 23 мартында узачак түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүендә тикшереләчәк.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев