Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Апрель аенда 17 лениногорскилыны талпан тешләгән

“Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең табиб-эпидемиологы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр иткәнчә, быел шәһәр һәм районда беренче тапкыр талпан тешләү очрагы 18 апрельдә теркәлгән.

 

 

Апрель аенда талпаннан зыян күреп, 17 кеше мөрәҗәгать итте, аларның бишесе – 17 яшькә кадәргеләр. Соңгы ун елда талпан энцефалиты безнең районда теркәлмәде, - ди ул.

Табиб-эпидемиолог дача, парк яки урманга җыенганда гәүдәне, кул-аякларны каплаган кием кияргә,  чалбарны аяк киеменә кертеп кияргә, муенны, мәсәлән, яулык белән каплау киңәш итә. Талпаннар сезонында баш киемсез йөремәгез, ди.

Урман бетеннән саклану чарасы буларак репеллентлар кулланалар. Алар белән гәүдәнең ачык өлешләрен һәм киемне эшкәртәләр. Препаратларны куллану алдыннан аларның инструкциясе белән танышырга кирәк.

Медиклар шулай ук талпаннардан күчкән авырулар таралган регионнарга ял итәргә яки эшкә баручыларга махсус прививкалар ясатырга киңәш итә.

Узган, 2018 елда 178 кеше талпан тешләү белән мөрәҗәгать иткән, аларның 52се – 17 яшькә кадәргеләр. (2017 елда 301 кеше ярдәм сорап, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән, 51 кеше 17 яшькә кадәргеләр).

Розалия Мостафина тексты

фото:pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев