Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Аракы бәясе күтәрелергә мөмкин

Проект норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган. Россия Финанслар министрлыгы аракыны берәмләп сатуның минималь бәясен 0,5 литрга 190 сумнан 197 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Проект норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган дип хәбәр итә "Интерфакс". Шулай ук министрлык күпләп сату бәясен 165 сумнан 177 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте, ә сатып...

Проект норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Россия Финанслар министрлыгы аракыны берәмләп сатуның минималь бәясен 0,5 литрга 190 сумнан 197 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Проект норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган дип хәбәр итә "Интерфакс".

Шулай ук министрлык күпләп сату бәясен 165 сумнан 177 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте, ә сатып алу бәясен - 174 сумнан 180 сумга кадәр.

Россия Федерациясендә ваклап сату буенча минималь бәя 13 июньдә арттырылган иде. Ул вакытта бер шешә (0,5 литр) бәясе 185 сумнан 190 сумга кадәр күтәрелде.

Россиядә 2009 елдан бирле "яшерен" җитештерүгә каршы көрәш чарасы буларак алкогольгә минималь бәя билгеләнә.

Шул вакыттан бирле (2015 елдан кала) аракыга минималь бәя артты гына. 2014 елда бәя ике тапкыр күтәрелде: 11 мартта 199 сумга кадәр, 1 августтан - 220 сумга кадәр. 2015 елның 1 февраленнән бәя 185 сумга кадәр төшерелде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев