Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыру Барый Алибасовны алдап, акчасын алып киткәннәр

Барый Кәрим улы дәваханәдә үлем белән көрәшкәндә, аны...

Барый Кәрим улы дәваханәдә үлем белән көрәшкәндә, аны алдап, акчасын алып киткәннәр.
Билгеле булуынча, аның яраткан мәчесе югалган һәм улы Барый аны табучыга 800 мең сум акча бүләк иткән иде. "На-На" төркеме пиар-директоры Вадим Горжанкин Business FM радиосына хәбәр итүенчә, аңа бер ир шалтыратып, мәчене табуын һәм тиз арада вәгъдә ителгән акчаны алырга теләвен әйткән.
Кече Барый Алибасов өйдә булмау сәбәпле, мәчене йорт хезмәткәре алып калган. Ул табылдыкны китерүчене видеога төшерергә тиеш булган. Әмма анысы, "Миңа билгелелек кирәкми, поездга ашыгам", дип, мәчене йорт янындагы тыкрыкта тапшырган да тизрәк эзен суыту ягын караган.
Барый Кәрим улының ярдәмчесе Сергей Моцарь килеп җиткәч, мәченең "Чуча" түгеллеге ачыкланган.
Барый Барый улы мутлашып акча алган кеше турында хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә җыена.
Барый Кәрим улы Склифосовский клиникасында 11 июньдә, 5 көн медикаментоз йокыдан соң, уянган. Табиблар аның хәле авыр дип билгели.

Фото: Ачык чыганаклардан

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X