Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Багана да юк, бала да

Балык Бистәсе районының Биектау авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Сабан туеннан калган авыш багана өстеннән егылып төшкән 11 яшьлек Инсафның әти-әнисен юатыр сүз дә табып булмый. Инсафны туганнары бик сагына. -Бик шук малай иде ул. Ут борчасы булды. Кушкан эшне шалт итеп эшләп куя. Әле бит фаҗига булыр алдыннан...

Балык Бистәсе районының Биектау авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Сабан туеннан калган авыш багана өстеннән егылып төшкән 11 яшьлек Инсафның әти-әнисен юатыр сүз дә табып булмый. Инсафны туганнары бик сагына.
-Бик шук малай иде ул. Ут борчасы булды. Кушкан эшне шалт итеп эшләп куя. Әле бит фаҗига булыр алдыннан бәрәңге алдык. Әтисенә булышып, кап­чык­­лар кү­тәреп йөрде, - дип ис­кә ала әнисе Рәхилә. - Ике кызым, ике улым бар иде. Өчесен үзем планлаштырып алып кайттым. Ә кечесенә авырга узганны сизми дә калдым. Аллаһы Тәгалә миңа ул баланы сиздермичә генә бирде дә, Инсафымны белдерт­мичә алып та китте. Дүрт балам­ның барысы да газиз. Кулдагы бармаклар кебек бит алар. Кайсын киссәң дә, авырта. Инде Инсафсыз ничекләр яшәр­без? Йө­рәгем бу хәсрәтне ничек күтәрер?
Фаҗига буласы көнне Инсаф гомерендә беренче мәртәбә өе­нә иртә кайта. "Гел уенда булды. Уйнап туя алмады. Моңа ка­дәр укудан кайтканда гел соңга кала иде. Ә ул көнне йөгереп кай­тып керде. "Әни, мин бүген иң беренче кайттым. Әле сыйныфташларым кайтмады", - диде. Моңа игъ­тибар биреп тормадым, - дип искә ала кайгыга баткан ана. - Апасын да, кечкенә энесен дә, сеңлесен дә ярата иде. Күңеле изге иде ул баламның. Апасы өчен нишләргә дә бел­мәде. Тик соңгы арада икебезнең дә башыбыз авыртты. Башының уң ягын күрсәтә торган иде. Егылгач та шул ягына зыян килгән. Ана күңеле сизә, диләр, берни дә белми калдым бит".
Кичке якта Инсаф уйнарга чыгып китә. Аның белән бергә дуслары да була. Сабан туе мәй­да­ны­на барып уйный малайлар. Авыш баганадан барысы да берәр кат йөреп чыга. Инсаф тагын менә, әмма монысында багана сына һәм малай җиргә килеп төшә. Инсаф балалар Сабан туенда шуннан йөреп, беренчелекне алган була. Әле аңа әтәч тә бирә­ләр. "Егылгач, улым торып баса. Нәр­сәдер кычкыра да әле. Аннары тагын егыла. Аны канга баткан килеш күргәч, иптәшләре куркудан читкә йөгерәләр. Бу хәлне ишеткән күршем мине чакырып алды. Мин йөгереп кил­гәндә, улым үлгән иде инде. Баламны уятасым килде, тик ул кабат тормады, - ди ана. - Гаилә­без­гә бик авыр. Ирем Илгиз дә өзгә­ләнә. Кызым да энесен сагына. Кечке­нәләренә кадәр: "Абый китте", - дип утыра. Ике яктан әби-ба­бала­рыбыз да бар. Оныклары өчен аларның хәс­рәтләнгәнен әйтеп бетерерлек түгел. Баламны төш­ләремә кер­мәсме дип көтәм. Дусларының төшенә керә, без­некенә юк. Калган балаларыма исәнлек телим. Бала хәс­рәтеннән дә авыры юк икән".
Инсафның якыннары да аның үлемен авыр кичерә. "Андый бала бүтән юктыр. Йөзе нур чәчеп тора иде. Күңеле гел изгелектә булды. Кешеләргә булышырга һәрвакыт әзер иде", - дип искә ала авылдашы Гөлчәчәк Хөс­нул­лина. Ә Айгөл апасы Мөхәм­мәт­җанова Инсафны үз баласыдай яраткан. Әле аңа атап ши­гырьләр дә язган. "Ин­сафның ки­нәт кенә арабыздан китүен бик авыр кичерәбез. Менә-менә кайтып керер төсле", - ди ул.
Инсаф егылган авыш багана черек булган икән. "Өч елдан артык тора иде инде ул. Шуңа че­регән дә инде. Мин беркемне дә гаепләмим. Авыл җирлеге җи­тәкчелеге килеп хәлемне белде, шушы хәл өчен гафу үтен­деләр. Гаеплене эзлисем килми. Аңа карап кына баламны кайтарып булса иде", - ди Рәхилә.
Ә Инсаф белән бергә булган малайлардан гел сорау алалар икән. "Ул малайлар да кызганыч. Болай да бергә укыган иптәш­ләрен югалттылар, - ди укытучылар. - Инде хәзер гел шул вакыйга турында исләренә тө­шереп торалар. Инсафның үле­ме барыбызны да тет­рәндерде". Ә багананы юкка чыгарганнар инде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мальчик умер от удара в голову багана Бала

2
X