Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала тапканда хатыны янәшәсендә булган Чаллы кешесе ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан

Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза. "Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем. Яраткан хатын-кыз өчен ни генә эшләмәдем... Әмма бала табу мине чыгырдан...

Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза.


"Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем. Яраткан хатын-кыз өчен ни генә эшләмәдем... Әмма бала табу мине чыгырдан чыгарды. Башта әллә никадәр анализлар бирдем, имза куйдым. Бала тапкан хатын-кызның нинди газаплар кичергәнен үз күзләрем белән күрәчәгемә хатыным куанып йөрде. Күрдем - хәтта парашюттан сикергәндә дә мондый стресс кичергәнем юк иде. Хатыным (аның белән бергә мин) шулкадәр көчәнде, хәтта аны тотып торган кулымны сындыра язды. Аның кычкырулары һәм ыңгырашулары, табибларның: "Сула, көчән, алайса таба алмыйсың" дигән командалары миемне шартлатты һәм мин "йөзеп киттем". Аңыма килгәндә диванда идем, миңа укол ясадылар, нашатырь иснәттеләр. Аннары бала табу бүлмәсенә кабат керергә тәкъдим иттеләр, мин баш тарттым. Ирләр, чынлап әйтәм, матур күренеш түгел, анда карарлык әйбер юк", - ди ир.
"Вечерние Челны"га интервью биргән психолог Марина Матвеева ирнең тәкъдимен хуплаган. "Бала тапканда бергә булган ирләрнең 67% проценты хатыннарын хатын-кыз итеп күрүдән туктап, балаларының әниләре генә итеп хис итә башлый, - дигән белгеч. - Әгәр ир кеше моны үзе теләмәсә, бу хәтта аерылышуга да китерергә мөмкин. Кызлар, әгәр ирегезне бала табу йортына чакырырга уйлыйсыз икән, яхшылап уйлагыз".
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев