Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар арасында Коръән уку буенча конкурс оештырыла

25 мартта Яр Чаллының "Ак мәчет"ендә балалар арасында Коръән уку буенча 20нче мәртәбә конкурс уздырыла. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә үткәрелә. Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра. Анда 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид буенча укый...

25 мартта Яр Чаллының "Ак мәчет"ендә балалар арасында Коръән уку буенча 20нче мәртәбә конкурс уздырыла. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә үткәрелә.

Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра. Анда 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид буенча укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша ала.

Конкурс 4 яшь төркемендә үткәрелә: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр һәм 15 яшькә кадәр. 15 яше тулганнар бәйгедә катнаштырылмый. Конкурс малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә.

Җиңүчеләр Коръәнне тәҗвид буенча карап уку, Коръәнне тәҗвид буенча яттан уку, мәкам һәм мөселманча киенү, үз-үзеңне тоту юнәлешләрендә билгенәчәк. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын бирү каралган. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучылар да бүләкләнәчәк. Бәйгегә мөхтәсибәтләр, Чаллы мәчетләре үзләрендә уздырылучы Коръән бәйгеләрендә җиңүчеләрне юллыйлар. Вәкилләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш.
Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коръән