Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчасына түләү буенча "кайнар линия" эшли

Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә "кайнар линия" телефоннары булдырды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9:00...

Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә "кайнар линия" телефоннары булдырды.


Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Моннан тыш, һәр сишәмбе 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов гражданнар кабул итә. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12.

Үзегезнең сорауларыгызны тәүлек дәвамында электрон адрес буенча да җибәрергә була: Yolduz.Hisamieva@tatar.ru. Сорауларыгызга тиз арада җавап алыр өчен Сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин булган телефон номерыгызны күрсәтү дә сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча