Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчасына чират булмаячак

2019 елда республика балалар бакчаларында өстәмә рәвештә 6 меңнән артык урын булдырылачак.

2022 елга Татарстанда балалар бакчаларына чиратлар булмаячак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максат һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру барышына багышланган эксперт сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин итүне 44 проценттан 55 процентка кадәр арттыру – безнең алда әнә шундый өстенлекле бурыч тора. 2019 елның беренче кварталында Питрәч районында – 160, Аксубай районында 25 урынлы ике балалар бакчасы ачылды. 2019 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә рәвештә 6 меңнән артык урын булдырылачак. Әлеге программа ярдәмендә 2022 елга балалар бакчасына чират төшенчәсе көн тәртибеннән төшеп калачак», - диде докладчы.

2018 елда Татарстанда 2019 елга дәүләт хакимияте башкарма органнары бурыч һәм максатларын халык катнашында формалаштыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлады.

Анда халык белән тыгыз элемтәдә эшли торган социаль блок ведомстволары — ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Мәдәният министрлыклары катнаша. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм экспертлар катнашында 2019 елга хакимият органнары эшенең төп өстенлекләре һәм күрсәткечләре билгеләнде.

 

Фото: архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев