Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар карда «мәктәп» сүзе ясап тезелгән видеодан соң, прокуратура тикшерү башлаган

Күзәтчелек ведомствосы Вишневка һәм Привольный бистәләре хакимиятнең гамәлләрен тикшерәчәк.

Мәктәп, юллар һәм автобус булмауга бәйле рәвештә, Казанның Вишневка һәм Привольный бистәләре хакимиятенең гамәлләрен прокуратура тикшерәчәк. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

 Балаларның карга тезләнеп «мәктәп» сүзен ясап тезелүе сурәтләнгән видеоролик социаль челтәрләргә таралды. Ролик авторы сүзләренчә, шул рәвешле балалар Вишневка һәм Привольный бистәләрендә мәктәп булмавына игътибарны юнәлтергә тырышкан.

Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, балаларның белем алуга хокукы - күзәтчелек ведомствосының приоритетында. Әлеге бистәләрдә хакимиятнең гамәлләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларына хокукын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/26-03-2021/balalar-karda-m-kt-p-s-ze-yasap-tezelg-n-videodan-so-prokuratura-tiksher-bashlagan-5815300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев