Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар китапханәсе укучыларны әдәби “сәяхәт”кә алып барды

Лениногорск Балалар китапханәсе нәни укучыларга тирә-якны танып-белүгә карата чара уздырды.

    

Балалар китапханәсенең китапханәчесе, “Муравейник” экологик клубы җитәкчесе Ләйсән Галимова Песиләр көненә багышлап, 2нче мәктәпнең 3Б сыйныф укучыларын әдәби “сәяхәткә” чакырды.

Беркемгә дә сер түгел, песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Җир шарының 80% халкы йортларында берәр төрле хайван тота. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә  этләр тора. “Эстетик ләззәт” бирүләреннән кала песиләр кимерүчеләрне тотып та, кайбер чирләрне дәвалау үзлекләренә ия булулары белән дә кешеләргә бик зур файда китерә. Америка табиблары йортында песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга дигән фикерне алга сөрә.

Китапханәче Ләйсән Галимова  3Б сыйныф укучыларына песиләр турында кызыклы мәгълүматлар, фактлар китерде, песиләрнең төрләре белән таныштырды.

Укучылар белән песиләр темасы буенча уеннар оештырылды. Әйтик, “Песиләр концерты”нда бердәм итеп мияуладылар, “Песиләр экстрасенсы” уенында әлеге хайваннарның гадәтләрен күрсәттеләр.

Шулай ук песиләр турында фильмнар, мультфильмнарны, әкиятләрне искә төшерделәр. Укучылар Лениногорскидагы “Верный друг” волонтерлык төркеме өчен эт һәм песиләргә азык, муенчак, ярмалар, пеленкалар җыйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев