Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балконда тәмәке тартуны тыялар

Россиядә янгынга каршы режим кагыйдәләре үзгәрде, хәзер балконнарда һәм торак йортлар, тулай торак һәм кунакханәләр бүлмәләрендә ачык ут куллану тыела. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

 

Үзгәрешләр турындагы хөкүмәт карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Документта ачык утның төгәл билгеләмәсе юк. Әмма янгынга каршы кагыйдәләрнең 436 пункты нигезендә, кабызылган шырпы һәм тәмәке ачык ут чыганагы булып тора.

Моннан тыш, документта төзәтмәләр нигезендә, хәзер кинотеатрларда сеанслар башланыр алдыннан, янгын чыккан очрактагы гамәлләр турында сюжетлар күрсәтеләчәк.

Шулай ук, кибетләрдә товарны бушату юллары сатып алучыларның чыгу юллары белән кисешергә тиеш түгел.

Үзгәрешләр хастаханәләргә дә кагылачак: каты авырый торган пациентлар һәм балалар күпчелек очракта бинаның беренче катында ятарга тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/26/194316/

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X