Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Банкет өстәле быел күпмегә төшә?

Балалар чыгарылыш кичәсенә әзерләнә, ә әти-әниләр акча саный.

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен иң җаваплы көннәр артта калды, алда дулкынландыргыч мизгелләр — чыгарылыш кичәләре көтә. Кызлар һәм егетләр көтеп алган шул чарага әзерләнсә, аларның әти-әниләре банкет өстәленә түләү өчен кошелекларындагы акчаны саный.

Белгечләр санап чыгаруынча, быел бер укучы өчен түләү уртача 1,68 мең сумга төшәчәк. Ил буенча 30 кешедән торган сыйныфның тантаналы кичке ашы уртача алганда 50,4 мең сумга төшәчәк. Санкт-Петербургта бу тагын да кыйммәтрәк, анда — 53,2 мең, ә менә Мәскәүдә 73,2 мең сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.

Чыгарылыш кичәсенең банкетына белгечләр салкын кабымлыклар, салат, кайнар аш, десерт, җиләк-җимеш, татлы һәм газлы эчемлекләр һәм чәй кертеп исәпләгән.

Иң бюджетлы “Цезарь” салатын экспертлар Томск шәһәрендә тапкан. Анда бер порциянең хакы — 96 сум. Сочида исә бу салат 250 сумга төшәчәк.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев