Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Хөснетдиновка – 90 яшь

Лениногорск районы Урдалы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган, олы шәхес, хөрмәтле укытучы-ветеран, Касыйм Хөснетдиновка - 90 яшь. Шушы уңайдан мәктәбебездә ветеранны котлап "Без сугышны әле онытмадык!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Касыйм абыйны котларга балалары, хезмәттәшләре һәм укучылары җыелган иде, дип хәбәр итә Урдалы мәктәбе сайты. Кичәне 9 сыйныф...

Лениногорск районы Урдалы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган, олы шәхес, хөрмәтле укытучы-ветеран, Касыйм Хөснетдиновка - 90 яшь.


Шушы уңайдан мәктәбебездә ветеранны котлап "Без сугышны әле онытмадык!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Касыйм абыйны котларга балалары, хезмәттәшләре һәм укучылары җыелган иде, дип хәбәр итә Урдалы мәктәбе сайты.
Кичәне 9 сыйныф укучылары сугыш башланган көнне сәхнәләштереп башлап җибәрде. Аннан тарих укытучысы А.Минәхмәтов 1941-1945 елларда илдә булган хәлләр турында сөйләде.
Кичә укучылар тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең кунагы Касыйм абыйны котлау өчен аның укучыларына да сүз бирелде.
Шулай ук Лениногорск мәгариф бүлегеннән Н.Киселева Касыйм абыйга "Рәхмәт хаты" һәм бүләк тапшырды. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән Гөлфирә Рафикова юбилярга котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмнең ахыры чәй табыны янында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран