Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 76 еллыгына 10 мең сум акча алачак

Акча 749 ветеранга биреләчәк. Аларның 167се – инвалид, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан инвалидлары һәм сугышта катнашучылар Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге аша түләүләр алачак.

«Татарстанда Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчага 749 ветеран өметләнә ала. Аларның 167се – инвалидлар, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүләр Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә», - дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Аның күләме 10 мең сум тәшкил итә, ветераннар аны апрель аенда алачак. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга бер тапкыр бирелә торган акча РФ Президенты Владимир Путинның «Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга еллык акчалата түләү турында»гы указы нигезендә билгеләнә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев