Бензин җәйгә кадәр артмаячак. Аннары ни булыр?
Машина йөртүчеләр җиңел сулап куйды. Илдә бензин бәясе быелның 30 июненә кадәр артмаячак. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Козак әйткән.
Билгеле булганча, узган елның көзендә ил хөкүмәте нефть компанияләре белән автомобиль ягулыгына бәя үсешен тоткарлауга бәйле килешү төзеде. Ул быелның 31 мартына кадәр гамәлдә. Документ нигезендә, ваклап сату бәяләрен “катыру”, зур булмаган күләмдә күпләп сату бәяләрен ягулык салу станцияләренә зыян китермәслек дәрәҗәдә саклап тоту турында килештеләр. Шулай ук нефть компанияләренә эчке базарны алдагы ел белән чагыштырганда өч процентка күбрәк күләмдә ягулык белән тәэмин итү бурычы да йөкләнде.
Рульдәгеләр апрельне куркып көтте. Килешү гамәлдән чыгуга ягулык бәясе тагын югарыга үрмәли башлаячак дип фаразладылар. Тик юкка борчылганнар. Дмитрий Козак килешүнең тагын өч айга озайтылуын хәбәр итте. Бу хакта ул бәяләр үсешен “йөгәнләп” торучы нефть компанияләре вәкилләре белән очрашудан соң әйтте. Очрашуда катнашкан “Новый поток” нефть компаниясе хуҗасы Д.Мазуров әлеге адымга баруларын килешү кыска вакытка гына озайтылу белән аңлаткан. “Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында бу соңгысы булачак диделәр”, – дип нефть эшкәртүче сүзләрен китергән “Известия” басмасы.
Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада АИ-92 маркалы бензинның бер литры – 40 сум 50 тиен (Идел буе федераль округы буенча – 40 сум 85 тиен), АИ-95 маркалы бензинның бер литры – 43 сум 10 тиен (46 сум), дизель ягулыгы – 45 сум 65 тиен (49 сум) тора.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев