Заман сулышы

Бер үсмер транспорт һәлакәте корбаны булган

Бүген төнлә 1 сәгать 30 минутта Әлмәт районы Дальний Ямаш - Новотроицк авылы юлының 8 нче чакрымында «Лада-Калина» белән йөртүче хокукы булмаган килеш исерек хәлдә идарә итүче 1981 елгы ир-егет, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып һәм, томанда һава торышы шартларын исәпкә алмастан, каршы якка чыгып, юлдан төшеп каплана. Юлдагы...

Бүген төнлә 1 сәгать 30 минутта Әлмәт районы Дальний Ямаш - Новотроицк авылы юлының 8 нче чакрымында «Лада-Калина» белән йөртүче хокукы булмаган килеш исерек хәлдә идарә итүче 1981 елгы ир-егет, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып һәм, томанда һава торышы шартларын исәпкә алмастан, каршы якка чыгып, юлдан төшеп каплана. Юлдагы шушы транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче һәм аның 1999 елгы пассажиры тән казасына дучар була. Алар "Татнефть" ААҖ медсанчастенә китерелә, әмма балигъ булмаган пассажир егетнең гомере өзелә.
Шул хакта хәбәр иткән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәгеләр, транспорт һәлакәте булганда үсмер иминлек каешын эләктермәгән булган, әгәр тиешенчә каешын эләктергән булса, исән калыр иде, чөнки автомобиль кузовы әллә ни зарар күрмәгән, дип белдерә.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: