Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Бердәм Россия" көне үтте

«Бердәм Россия» көне кысаларында, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә күләмле чаралар узды: депутатлар яшьләр белән очрашты, халыкны кабул итте. Шәһәребезнең политехник колледжына җыелган яшьләр белән очрашуга Россия Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия салым инспекциясенең республика буенча начальнигы урынбасары Леонид Якунин килгән иде. Ришат Әбүбәкеров кыскача мәгариф,...

«Бердәм Россия» көне кысаларында, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә күләмле чаралар узды: депутатлар яшьләр белән очрашты, халыкны кабул итте.
Шәһәребезнең политехник колледжына җыелган яшьләр белән очрашуга Россия Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия салым инспекциясенең республика буенча начальнигы урынбасары Леонид Якунин килгән иде.
Ришат Әбүбәкеров кыскача мәгариф, пенсия, мәшгульлек проблемаларына тукталды, булачак сайлаулар турында сөйләде. Дәүләт Думасында кабул ителгән яңа программалар белән таныштырды, уку-укыту мәсьәләләренә кагылды, хезмәт хакы буенча проблемалар турында әйтеп узды.
Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм районда максатчан программаларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Райондагы һәр тармакның эшчәнлегенә, төзелеп килүче яңа биналарга тукталды.
Ул көнне район һәм шәһәр советы депутатлары Тимәш, Шөгер, Иске Шөгер, Зеленая Роща, Керкәле авыл җирлекләрендә халыкны кабул итте. Райондашларыбыз депутатларга үзләрен борчыган төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Депутатлар аларны игътибар белән тыңлады, аңлатма биреп, барлык сорауларны контрольгә алды. Авыл хәлләре, проблемалар турында сорашып, аларны чишүдә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: единая россия

2
X