Бердәмлектә-көч
Теләсә нинди оешма эшчеләренең куркынычсызлыгын эш бирүче тәэмин итәргә тиеш − бу закон тарафыннан билгеләнгән. Эшчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. 4 июль көнне НГДУ «Лениногорскнефть» идарәсенең ФКУ «2ОФПС ГПС по РТ» полигонында җыелма командалар арасында янгыннан котылу юллары буенча эстафета үткәрелде.
Командаларны НГДУ «Лениногорскнефть» идарәсе баш инженеры Ринат Габдрахманов сәламләде. Ул бу чараны хезмәт, профессиональ, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме дип атады. Ул эстафетаның барышы белән таныштырды, кагыйдәләрен аңлатты.
Ярышлар башланды. Этаптан этапка үтү, тизрәк булу өчен көрәшү, җанатарларның “Тизрәк,тизрәк! Сүндер! Йөгер! “ дигән сүзләре янгын белән көрәшүчеләргә ярдәм иттеләр. Штаттан тыш булган бу ярышлар командалык хисен, көчен һәм рухын тәрбияләүгә зур чара булып тора. Противогаз киеп йөз метрга йөгерү, пожар шлангын сузу, су белән баскетбол тубын бәреп төшерү, каршылыклар полосасын үтү һәм янгынны сүндерү этаплары үтелде.
Моннан тыш янгын сүндерү буенча теоретик һәм практик биремнәр эшләнелде.
Эстафетаны оештыру югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Катнашучылар һәм янгын сүндерүчеләр вәкилләре бердәм булып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Ярышның судьялары һәм һәр этапта торучы контролерлар биремнәрнең үтәлешен тикшереп тордылар. Ел саен командалар җыелмасы үзгәреп торса да, янгын сүндерү буенча белемнәр арта гына бара, физик әзерлек югары дәрәҗәдә дип күрсәтте ярышлар.
-Командалар эстафетаның этапларын яхшы үттеләр. Ярышлар беренчелегенә йомгак ясаганда безнең командаларның чыгышларына анализ ясалды, хаталары күрсәтелде һәм тиешле нәтиҗәләр чыгарылды.Иң авыры- нефтепродуктлар булган янгынны сүндерү иде. Югары нәтиҗәне ЦДНГ-7 эшчеләре күрсәтте. Аларның чыгышы- мактауга лаек. Һичшиксез, бу команда төрле штаттан тыш ситуацияләргә әзер, дип билгеләде Лениногорск районынының 11янгын частенең иженеры Вероника Адаменко.
Җанатарлар да сынатмады, быел ярышларда Компаниядә практика узучы Россиянең халыклар дуслыгы студентлары катнашты. Студентлар мондый ярышларда беренче тапкыр катнаштылар.Алар эстафетаның һәр этабын кызыксыну белән карадылар.
Сигез этаптан торган ярыш тәмам. Нәтиҗәдә ЦДНГ-7 командасы җиңде. Команда составы Илшат Фазуллин, Марат Мирзахметов, Илнур Сафин һәм Антон Грачёв.
Икенче урында ЦДНГ-4 командасы, өченче урында ЦКППН-1 командасы. Теоретик әзерлек буенча беренче урында Вадим Москвин (ЦДНГ-1), икенче урында Илнур Сафин (ЦДНГ-7).
өченче урында Илсур Хәкимов (ЛГЦ).
- ЦДНГ-7 командасы,сезне чын күңелдән эстафетада уңышлы чыгышыгыз белән котлыйм. Командалар зур осталык, бик яхшы әзерлек, шулай ук җиңүгә омтылыш һәм рухи көч, бердәмлек күрсәтте, дип әйтте ЦДНГ-7 нефть һәм газ чыгару операторы Марат Мирзахметов.
-
Диләрә Гильметдинова
Фото Сергей ТРУСОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев