Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Берьюлы 50 вузга укырга кергән

“Башлы” кыз 1 миллион доллар стипендия алачак.

Американың Джорджия штатындагы Огаста шәһәрендә мәктәпне тәмамлаучы кыз 64 югары уку йортына укырга керү өчен гариза язган һәм 50 вуздан уңай җавап алган.

17 яшьлек мәктәп укучысын Пенсильвания штаты һәм Мичиган университетлары кебек иң абруйлы уку йортлары да үзләрендә белем алырга чакыра. Бу очракта аның стипендиясе 1 миллион доллар тәшкил итәчәк.

— Миңа дусларым белән аралашудан, бергәләп күңел ачудан баш тартырга туры килде. Шулай укырга керү үз-үземә ышанычны, бәя бирүне арттырды, — ди Бейкер.

Билгеле булуынча, кыз яхшы укуы белән генә аерылмый, биш спорт төре белән шөгыльләнә, студентлар советында тора, маршта атлап йөрүче оркестрда уйный һәм математика түгәрәгенә йөри.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X