Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ә без, тавык ите бик файдалы, дигән булабыз...

“Росконтроль” белгечләре кош итенең сәламәтлек өчен иң зарарлы урынын ачыклаган.

“Росконтроль” белгечләре, алты төрле маркалы тавык итен тикшереп, сәламәтлек өчен иң зарарлы урынын ачыклаган. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, бройлер чебешләрнең боты кеше сәламәтлеге өчен зарар дип табылган.

Белгечләр “Петруха”, “Ржевское подворье”, Servilux, “Троекурово”, “Ясные зори” һәм “Каждый день” маркалы продуктларны тикшергән. Оешма бары тик соңгы маркадагы тавык ботларын хәвефсез дип тапкан. Тикшеренү нәтиҗәләре Кулланучылар берлегенең эксперт үзәге сайтында басылган.

“Росконтроль” белгечләре әйтүенчә, тавык ботларында микроблар нормадан 30 тапкырга артып киткән. Беренче маркадагы иттә — эчәк таякчыгы төркеменә кергән бактерия, икенчесендә сальмонелла табылган. “Троекурово” маркалы тавыктан начар ис килгән һәм өсте лайлалы ябышып торган. Болар барысы да оешманың "кара исемлеге"ндә теркәлгән.

Экспертлар тавык итен антибиотикка да тикшергән. Бәхеткә, ул берсендә дә табылмаган, дип яза Кызыл таң.

 

 

http://baltaci.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X