Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнекеләр Кырымда иҗат итәчәк

Республика Рәссамнар берлегенең "Йөрәгемдә - Кырым" проектында шәһәребездә яшәп иҗат итүче Мөдәррис Минһаҗев та катнашачак. Әлеге проект Казан - Бакчасарай маршруты буенча күчмә күргәзмәдән гыйбарәт. Татарстаннан ун рәссам анда Кырым рәссамнары белән берлектә иҗат итеп, күргәзмәләр оештырырга җыеналар. Шулай ук хезмәттәшләр эшчәнлеге белән якыннан танышып, тәҗрибә уртаклашуны да максат итеп...

Республика Рәссамнар берлегенең "Йөрәгемдә - Кырым" проектында шәһәребездә яшәп иҗат итүче Мөдәррис Минһаҗев та катнашачак.
Әлеге проект Казан - Бакчасарай маршруты буенча күчмә күргәзмәдән гыйбарәт. Татарстаннан ун рәссам анда Кырым рәссамнары белән берлектә иҗат итеп, күргәзмәләр оештырырга җыеналар. Шулай ук хезмәттәшләр эшчәнлеге белән якыннан танышып, тәҗрибә уртаклашуны да максат итеп куйганнар. Рәссамнар 12 августта сәфәргә кузгалачак. "Мәдәният министрлыгы аша финанслана торган проект 15 көн дәвам итәчәк. Түбәтәемне әзерләп куйдым. Кырымнан кайткан хис-кичерешләрем буенча картина да туар, мөгаен", ди Мөдәррис Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Крым