Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген - матбугат көне!

19 майда республикабыз журналистларының традицион бәйрәме – Татарстан Матбугаты көне билгеләп үтелә.

Хәзерге вакытта без “Татмедиа” җәмгыятенә керүче “Лениногорск-информ” филиалы дип аталабыз. Филиал ике газет: “Заман сулышы”, “Лениногорские вести” һәм Лениногорск телевидениесен берләштерә. Филиал җитәкчесе – Әнисә Камилевна Мельникова.
“Заман сулышы” газетының версткасы камилләшә, аның дизайны хәзер бик тә матур булып чыга. Укучыларны газет белән кызыксындыру өчен төрле кызыклы мәкаләләр, гыйбрәтле язмышлар турында язмалар басыла.

Укучы белән ике араны бәйләүдә “Заман сулышы” сайты да мөһим роль уйный. Сайтта чаралардан күбрәк фотолар урнаштырабыз. Мөһим, ашыгыч хәбәрләрне җиткереп була. Моннан тыш социаль челтәрләрдә: Вконтакте, Одноклассники, Фейсбук, Инстаграмда үз аккаунтыбыз бар.

Хәзерге вакытта 2020 елның икенче яртыеллыгына “Заман сулышы”на язылу бара. Язылуның да төрле юлларын тәкъдим итәбез. Почта бүлекчәләре аша, редакциянең үзенә килеп, онлайн язылу мөмкинлеге дә бар.

Матбугат көне уңаеннан редакциядә эшләгән ветераннарны, остазларыбызны, каләм ияләрен, хәзерге хезмәткәрләрне, коллегаларыбызны, даими хәбәрчеләребезне   ихлас күңелдән котлыйбыз. Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыкка ирешегез. Сезгә күңел көрлеге, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев