Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген узган Соңгы кыңгырау бәйрәменнән 45 ФОТО

Район һәм шәһәр мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 311 һәм 870 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да,  дулкынландыргыч та мизгел ул. 

11нче гимназиядә унберенче сыйныфны 18 укучы тәмамлый. Мәктәп каршындагы асфальтка акбур белән һәрберсе исемнәрен язып, матур итеп буяп куйганнар.
Тугызынчы сыйныфны 49 укучы тәмамлый, алар арасында да укуларын башка уку йортларында дәвам итәргә теләүчеләр бар, димәк, алар өчен дә мәктәп белән хушлашу бәйрәме бу. 
Мәктәпне тәмамлаучылар  мәктәп вальсын башкарды, унберенчеләр күккә күгәрчен, ә тугызынчылар төсле шарлар очырды. 
Аларны  бик җаваплы чор - бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Ә алда – олы тормыш юлы.

Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев