Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әбине җәберләп идән астына ябып куйганнар

1947 елгы әбигә карата җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрне тоткарладылар. Алар 1963 елгы хатын-кыз һәм 1967 елгы ир-ат. 21 июль кичендә 9 сәгатьләрдә алар Ырыңгыда ялгыз яшәүче әбинең өенә үтеп керәләр. Аңа пычак белән янап, каты кыйнап, акча бирүен таләп итәләр. Җәберләнгән әбине идән астына ябып, аның капкачын диван белән бастырып куялар...

1947 елгы әбигә карата җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрне тоткарладылар. Алар 1963 елгы хатын-кыз һәм 1967 елгы ир-ат.
21 июль кичендә 9 сәгатьләрдә алар Ырыңгыда ялгыз яшәүче әбинең өенә үтеп керәләр. Аңа пычак белән янап, каты кыйнап, акча бирүен таләп итәләр. Җәберләнгән әбине идән астына ябып, аның капкачын диван белән бастырып куялар һәм 30 мең сум акчасын алып чыгып китәләр. Яралы хатын-кыз көч-хәл белән идән асты капкачын ачып, аннан чыга һәм күршеләргә кереп егыла.
Җинаять кылуда шикләнелүче хатын-кыз Буада, ә ир-ат Татарстанның Баулы районында сак астына алындылар, дип яза җирле "Байрак" газетасы.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әби