Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әбисен үтергән өчен 11 ел биргәннәр

Казанда әбисен үтергән өчен 28 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Аның инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Казанның Совет районы прокуратурасы А.Минсабировка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле, дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча,...

Казанда әбисен үтергән өчен 28 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Аның инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган.
Казанның Совет районы прокуратурасы А.Минсабировка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле, дип табылды.
Суд тарафыннан ачыкланганча, быелның 25 июлендә Минсабиров, аек булмаган хәлдә, Казандагы бер фатирда, ике арада килеп туган бәхәс аркасында әбесен төртеп җибәрә, аяк-куллары белән күп тапкырлар типкәли һәм тәненең төрле җиренә суга. Аннары өлкән яшьтәге әбисен буып үтерә.
Шунысы игътибарга лаек: әлеге хәлгә бер атна алдан гына Минсабиров әбисен кыйнаган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән була инде. Ул үз гаебен тулысынча таныган.
Суд тарафыннан Минсабиров 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм кырыс режимлы төзәтү колониясенә озатылды.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50992-%D3%99bisen-%D2%AFterg%D3%99n-%D3%A9chen.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: убил свою бабушку