Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Битлек кимәсәң - штраф салачаклар

Битлек режимын бозу турындагы эшләр буенча тикшерү үткәрмәскә һәм экспертиза билгеләмәскә мөмкин – биредә беркетмә һәм фотофиксация җитә.

РФ Югары судының административ хокук бозулар буенча коллегия карарында әйтелгәнчә, битлек режимын бозу турындагы эшләр буенча тикшерү үткәрмәскә һәм экспертиза билгеләмәскә мөмкин. Моның өчен беркетмә һәм фотофиксация җитә. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Элек суд Люблино районы кибетләренең берсе шикаятен караган иде. Сатучыны битлексез килеш фотода күргәннән соң, суд аңа 100 мең сум штраф сала. Әмма кибет вәкиле штраф белән килешми һәм дәгъва белән Югары судка кадәр бара. Ул дәгъвасында район судының фото буенча экспертиза билгеләмәгәнлеген һәм шаһитлардан сорамаганлыгын китерә.

Шуңа да карамастан, Югары суд район суды нәтиҗәләре белән килешкән һәм бу очракта гаепне билгеләү өчен фәндә һәм техникада махсус белемнәр куллану зарурлыгы булмавын җиткергән.

«Кибетнең сәүдә залында үзенең эш урынында сатучыны сулыш органнарын шәхси саклау чараларыннан башка (битлекләр, ресираторлар) теркәгән фотоматериал дәлил булып тора, ул суд инстанцияләре тарафыннан әлеге кодекста күрсәтелгән таләпләргә җавап бирә», — диелгән карарда.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X