Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәкер авылында яңа һәйкәл ачылды

Бүген 8 майда Бәкер авылында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында көрәшеп, һәлак булганнар, сугыштан туган авылларына исән-имин кайтучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап яңа һәйкәл ачылды. Тантанага Татарстан Профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, республика Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Равил Низамов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, "Бәкер" санаториесенең...

Бүген 8 майда Бәкер авылында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында көрәшеп, һәлак булганнар, сугыштан туган авылларына исән-имин кайтучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап яңа һәйкәл ачылды.

Тантанага Татарстан Профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, республика Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Равил Низамов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, "Бәкер" санаториесенең баш табибы Марат Ибраһимов, авыл җирлеге башлыгы Нашат Әхмәтов, авыл халкы килгән иде.

Һәйкәлне ясау инициативасы шифаханәнең элекке баш табибы Фаяз Ибраһимов тарафыннан күрсәтелгән булган. Хәзер аны улы
Марат Фаязович Татарстан Профсоюзлары Федерациясе булышлыгы белән авыл уртасында бик матур һәйкәл торгыздылар.
Бу көнне "Бәкер" шифаханәсе хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары ярдәмендә концерт оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакирово