Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Бәкер” шифаханәсе баш табибы вафат

Бүген төнлә "Бәкер" шифаханәсе баш табибы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады. Бу безнең районга гына түгел, республика өчен дә зур югалту. Фаяз Ибраһимовичны белмәгән кеше юк. Аның тырышлыгы белән "Бәкер" шифаханәсенең даны Россиядә генә түгел, ерак чит илләргә дә таралды. Ул таләпчән җитәкче, балаларының, оныкларының кайгыртучан әтисе, бабасы,...

Бүген төнлә "Бәкер" шифаханәсе баш табибы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады.


Бу безнең районга гына түгел, республика өчен дә зур югалту. Фаяз Ибраһимовичны белмәгән кеше юк. Аның тырышлыгы белән "Бәкер" шифаханәсенең даны Россиядә генә түгел, ерак чит илләргә дә таралды.

Ул таләпчән җитәкче, балаларының, оныкларының кайгыртучан әтисе, бабасы, хатынының зур таянычы иде. Фаяз Ибраһимовичның кинәт кенә безнең арабыздан китүе барыбызны да тетрәндерде.

Аның хатыны, балалары, оныклары һәм туганнарының олы югалту кайгысын ихластан уртаклашыбыз. Урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фаяз Ибрагимович