Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БӘХЕТ УЛ ВАК-ТӨЯКТӘ - Люция Закирова яза

Бер карасаң, бар да әйбәт кебек: көннәр-төннәр тезелеп үтә тора. Җан гына нидер көтә һаман. Бәхет көтәме? Байлык көтәме? Ниндидер матурлыкмы? Иртәгәсе көн бүгенгедән дә яхшырак булыр, диме? Уйлап карасаң, бәхет бит ул көндәлек вак-төяк тә.

Әнә бит, Серпухов шәһәрендә 26 яшьлек Дмитрий Грачев  үзенең хатынын, көнләп, урманга алып китеп, беләзегенә кадәр ике кулын да балта белән чабып өзгән. Табиблар бер кулын ялгый алганнар, әмма ул кул да 100 процент эшләмәячәк икән. Хәзер 25 яшьлек Маргарита “Счастье, оказывается, в мелочах!, - ди икән. Элек мин  Дима белән Данила улларымның носкиларын үз кулларым белән юа идем, борщ пешерә ала идем, балаларымның сәдәфләрен, молнияләрен  каптыра ала идем, китап битләрен актара-актара, улларыма әкиятләр укый идем. Ә хәзер калак тотып ашый да алмыйм, төнлә, мәсәлән, колак артым кычытса да кашый алмыйм, руль артына беркайчан да утыра алмам инде, балаларымның башларыннан йомшак бармакларым белән сыпыра алмам. Кулларымны сагынам! Ә кофе, кеше кулы эчергәч, ул да тәмле түгел. Бәхет аяк астында булган, сизелмәгән, беленмәгән. Бәхет ул вак-төяктә икән. Мин аны хәзер генә аңладым”,-, ди Маргарита “Туры эфирда”.
  Уйлап карагыз әле. Күзебез күрә: кояш чыкканын,  алсуланып баеганын күрәбез. Колагыбыз ишетә: кошлар сайравы белән хозурланабыз, оныкларыбызның “Әбекәй!” дип  дәшүен ишетеп сөенәбез, үзебез  сау-сәламәт, тәннәребез сызлап интегеп урын өстендә ятмыйбыз, бу бәхет түгелме?! Уйлап карагыз әле, күкрәкләребезне тутырып саф һава сулый алабыз, бу бит үзе зур байлык, зур бәхет. 

Дәвамы бар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле. Тизрэк ахырын укыйсы килэ.