Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бозау акчасы кайтты

Быел хуҗалыклардагы һәр яңа туган бозау өчен 300 сум түләнәчәк. Әнә шул вәгъдә ителгән акчалар I квартал өчен райондагы хуҗалыкларга кайтты инде. Үрчем алу мәсьәләсе - терлекчелектәге иң авыр проблемаларның берседер, мөгаен. Бозаулары булмаган хуҗалыкта - терлекчелекнең киләчәге юк. Бу хакта кыш айларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектәге...

Быел хуҗалыклардагы һәр яңа туган бозау өчен 300 сум түләнәчәк. Әнә шул вәгъдә ителгән акчалар I квартал өчен райондагы хуҗалыкларга кайтты инде.

Үрчем алу мәсьәләсе - терлекчелектәге иң авыр проблемаларның берседер, мөгаен. Бозаулары булмаган хуҗалыкта - терлекчелекнең киләчәге юк. Бу хакта кыш айларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектәге селекция һәм нәсел эшләре буенча идарә начальнигы Илсур Закиров катнашында безнең районда узган зональ семинар-киңәшмәдә дә сүз булды. Билгеле, сыерны дөрес итеп ашату һәм тәрбия бирү - бозау алуның беренче нигезе. Кайбер хуҗалыкларда сыерларның буазы да, яңа бозаулаганы, кысыр калганнары да бер үк төрле рацион белән тукландырыла. Нәтиҗәдә, зәгыйфь туган бозауларның күбесе сыер булып җитешә алмый, җитешсә дә, сөтне күп бирми. Узган ел хуҗалыкларда барлыгы 4 мең 95 баш бозау туган. Ә быелның 4 ае нәтиҗәләре буенча, әлеге күрсәткеч - 2 мең 29 башка туры килә.
Үрчем өчен бирелгән субсидияне хуҗалыклар төрле күләмдә алды («Родник», «Хәсәнов Х.Х» хуҗалыклары программада катнашмады). Түбәндәге таблицага карагач, кайсы җәмгыять күпме алганлыгын чамалавы кыен түгел.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - сыер саны, өченчедә - шушы елның дүрт ае дәвамында яңа туган бозау саны.

"Лениногорская" агрофирмасы" 1565 754
"Маркс" җәмгыяте 300 216
"Спартак" агрофирмасы" җәмгыяте 383 178
"Ленин" 285 117
"Восходящая заря" 200 116
"Чулпан" 180 106
"Сатурн-Урал" 165 88
"Йолдыз" 369 86
"Хәбибуллин Ф.З" крестьян-фермерлык хуҗалыгы 175 84
"Зеленогорский" җәмгыяте 170 66
"Родник" 130 56
"Ганиев И.М" КФХ 80 50
"Хәсәнов Х.Х" шәхси предприятиесе 80 48
"Агропродсервис" җәмгыяте 96 21
"Дизель" 28 19
"Гыйззәтова Г.И" КФХ 12 10
"Хәйбриева З.Ә" КФХ 11 8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бозау