Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәрәңге утыртыр чак җитә

Бәрәңгене идән астыннан чыгару белән утыртырга ярыймы?

– Уңышны арттыру һәм авыруларга каршы тору өчен утыртыр алдыннан бераз үрдерергә кирәк. 4-5 атна дәвамында бик караңгы булмаган, күләгәле урында тотарга. Беренче атнада һава температурасы 12-15 градус булса, яхшы. Калган 2-3 атнада 8 градус җылылыкта тотарга. Бу вакытта күзәнәкләр “борын төртә”. Сабак 0,2-0,5 сантиметрдан зур булмаса әйбәт, зуррак үссәләр утыртканда алар сыначак.
Бәрәңгене кайчан утыртырга?
– Бакча өлгерү белән утыртырга кирәк. Туфракта температура 7-8 градуска җиткән икән, аны, туфрак төренә карап, 5-8 см тирәнлектә утырталар. “Икенче икмәк”не сай итеп тә, тирән итеп тә утыртырга ярамый. Сай утырткан очракта кырау төшсә, бүлбеләр өшергә, каты яңгырлар яуганда алар өскә чыгарга мөмкин. Тирән утыртканда тиз генә тишелеп чыга алмыйча ятулары ихтимал. Бүлбеләрне 75х24 см яки 70х26 см ара калдырып утыртсаң әйбәт. Бәрәңгене беркайчан да салкын, җылынып җитмәгән туфракка утыртмагыз. Безнең республика өчен иң кулай вакыт – майның икенче декадасы. Соңга калып утыртырга шулай ук ярамый. Июнь башында утырткан бакчаларда, гадәттә, уңыш азрак була. Утыртыр алдыннан орлыклык бәрәңгегә агач көле сибәргә яки аны флавобактерин белән агрофил биопрепаратлары катнашмасы белән эшкәртергә кирәк.

Фото:https://pixabay.com

http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев