Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәрәңгенең сизелерлек кыйммәтләнүе фаразлана

Икенче икмәккә бәя артуның өч сәбәбе күрсәтелә. Ел ахырында Россиядә бәрәңгегә инфляция шаукымы кагылырга мөмкин. "Быел бәрәңгенең күпчелек өлеше узган елгы калган орлыктан утыртылды, ул да бик әйбәт сыйфатлыдан түгел иде. Һава шартлары да бик уңай килмәде; урыны белән корылык, урыны белән артык дым булды, диелә shahrichalli.ru сайтында. "Корылыкка каршы...

Икенче икмәккә бәя артуның өч сәбәбе күрсәтелә.


Ел ахырында Россиядә бәрәңгегә инфляция шаукымы кагылырга мөмкин. "Быел бәрәңгенең күпчелек өлеше узган елгы калган орлыктан утыртылды, ул да бик әйбәт сыйфатлыдан түгел иде. Һава шартлары да бик уңай килмәде; урыны белән корылык, урыны белән артык дым булды, диелә shahrichalli.ru сайтында.

"Корылыкка каршы су сиптереп көрәшергә өйрәнсәк, артык дымны җирдән ала алмыйбыз шул әле, әлегә ул проблема булып кала бирә. Болар барысы да бәрәңгенең сыйфатында чагылыш таба һәм эре җитештерүчеләргә сатуда кыенлык тудыра, - ди Бәрәңге берлеге аппараты җитәкчесе Татьяна Губина. - Декабрь аенда бәрәңге бәясе ике тапкырга артырга мөмкин", - дип искәртә ул.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев