Заман сулышы

Булат Җиһаншин катнашында тиздән криминаль драмада карап булачак

Булат Җиһаншин төп рольләрнең берсен уйнаган криминаль фильм озакламый тамашачы хөкеменә чыгачак. Фильмны «Дружба» кинотеатрында тәкъдир итәчәкләр. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә Булат болай дигән: - Заһит Мәхмүдинең «Әче балан» әсәре буенча куелган «Җәза» исемле тулы метражлы криминаль драмада төп рольләрнең берсен уйнадым. Башта криминаль икәнен белгәч, җырларымны тыңлаучылар мине аңламас...

Булат Җиһаншин төп рольләрнең берсен уйнаган криминаль фильм озакламый тамашачы хөкеменә чыгачак. Фильмны «Дружба» кинотеатрында тәкъдир итәчәкләр.
"Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә Булат болай дигән:
- Заһит Мәхмүдинең «Әче балан» әсәре буенча куелган «Җәза» исемле тулы метражлы криминаль драмада төп рольләрнең берсен уйнадым. Башта криминаль икәнен белгәч, җырларымны тыңлаучылар мине аңламас дип курыктым, ә сценарийны укып, тәрбияви һәм гыйбрәтле икәнен аңлагач, ризалык бирдем. Саундтрекны да үзем язып җырладым. Фильмда минем герой тәмәке тарта, кайгыдан эчә дә. Менә шуны камера алдында уйнау иң авыры булды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: