Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Буранда адашкан 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алганнар

Яшел Үзән районында полиция буранда адашкан 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан. Әлеге хәл турында республика эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән ерак түгел урында адашкан...

Яшел Үзән районында полиция буранда адашкан 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан.
Әлеге хәл турында республика эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән ерак түгел урында адашкан баланы күрүе хакында полициягә хәбәр итә. Полиция һәм тимер юл хезмәткәрләре буранда биш чакрымнан артык ара узгач кына бакчачылык ширкәтенә илтүче эзләрне күреп ала. Бераздан карда ятучы бала да табыла. Ул хастаханәгә озатылган.
Тикшерү барышында баланың әтисе һәм әбисе белән яшәве ачыклана. Көндез ул икенче әбисенә чыгып китә - очраклы машинага утырып станциягә кадәр бара, тик электричкага соңга кала һәм җәяү барып җитәргә уйлый һәм адаша.
Тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев