Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйгебезгә Гыйрфановлар гаиләсе кушылды

Таныш булыгыз  -  Гыйрфановлар гаиләсе .

Без бик  тату һәм бәхетле гаилә.  Исемем- Регина. Ирем Флорит  белән 2007 елда таныштык һәм алты очрашып йөргәннән соң, никах укыттык. 2014 елның 14 февралендә – Гашыйклар көнендә гөрләтеп туй уздырдык. Бүгенгәчә бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп гомер итәбез. Безнең гаиләгә шатлык-ямь өстәп,  бер-бер артлы кызларыбыз Самира белән Ясмина  туды. Әле безнең тагын кечкенә  “малаебыз”- песиебез “Васек” бар.
Без гаилә белән бергә кичен саф һавада  паркта  йөрергә яратабыз. Анда балалар рәхәтләнеп самокатта, велосипедта йөри. 
Ял көннәрендә авылга кайтып йөрү дә безнең өчен зур шатлык. Тормыш иптәшемнең әбисе безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, озатып кала.
Безнең гаиләдә барлык эшләр дә уртак, аш-суны да күпчелек бергә әзерлибез.Кызлар әтиләрен, әтиләре кызларын бик ярата. Без бик дус-тату гаилә һәм киләчәктә пар канатлар булып яшәргә булсын дип, телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

32

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев