Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйгебезгә яңа гаилә- Тахавовлар гаиләсе кушылды

Гаиләң булу- зур бәхет, дип яза безгә шигъри җанлы Эльза Тахавова

Гаиләң булу-зур бәхет,
Бәхет язсын һәркемгә.
Әти-әни,әби-бабай
Тормыш тоткасы безгә.

Тормыш тоткалары ныклы булсын
Куанышып яшик дөньяда.
Гаилә бит ныклы терәк-
Җир йөзендә һәркемгә.

Гомуми сүздән күчик үзәгенә:
Безнең гаилә бик зур да түгел:
Әти-Рамиль,әни-Сиринә
Бабай-Марс,әби-Мөнәвәрә,
Ә мин-Эльза,кечкенә.

Әби-бабай хәзер пенсиядә
Эшләгәннәр гомер колхозда.
Бабай-шофер,әби-терлекче
Макталганнар эшләү дәверендә.

Әти-әни укытучы
Белем бирә мәктәптә.
Хезмәтләре бәясез
Горурланам бик бик-биктә.

Мин үзем укыйм мәктәптә
8нче сыйныфта.
Иҗат белән бәйләү хыялым:
Үземне киләчәктә.

Бик күп язмыйм:никтер уңайсыз,
Мактану кебек була.
Гаиләләр ныклыгын
Телим һәрбарчагызга да.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

38

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев