Заман сулышы

Чаллыда көчеккә җенесен үзгәртү буенча операция ясалган

Лакки (Бәхетле) исемле көчекне 2015 елның октябрендә Алабугада табып алалар. Әнисе һәм башка көчекләр иясез хайваннарны тотучы хезмәткәрләр кулына эләгә, Лаккины (шул хөрмәткә Бәхетле исемен ала да инде) исә хайваннарны саклаучылар коткарып кала. Көчекнең исә башкалардан аерып тора торган башка физиологик билгеләре дә була. Ни гаҗәп, ана этнең ата җенес...

Лакки (Бәхетле) исемле көчекне 2015 елның октябрендә Алабугада табып алалар. Әнисе һәм башка көчекләр иясез хайваннарны тотучы хезмәткәрләр кулына эләгә, Лаккины (шул хөрмәткә Бәхетле исемен ала да инде) исә хайваннарны саклаучылар коткарып кала.

Көчекнең исә башкалардан аерып тора торган башка физиологик билгеләре дә була. Ни гаҗәп, ана этнең ата җенес әгъзалары да булуы ачыклана.

- Бу уникаль очрак түгел, ләкин бик еш та очрамый, - ди ветеринар Станислав Воинов. - Каян барлыкка килүе хакында әйтү кыен, бәлки экология сәбәп булгандыр, бәлки туганлык җепләре...

Чаллыдагы бер ветеринар клиника гермофродит этнең ата җенес әгъзаларын кисеп атырга алынырга теләк белдерде, волонтерлар тарафыннан кирәкле сумма җыелды. Берничә көн элек операция эшләнде. Хәзер инде Лаккины ана эт дип курыкмыйча әйтә алабыз!

Бүгенге көндә ул Чаллыдагы йортсыз хайваннар приютында хуҗасын көтә.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: